Татарстанда ел саен якынча 18 мең кешедә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылу очрагы теркәлә.
Инсульт — үлемгә китерүче сәбәпләр арасында төп урынны алып тора. Табиблар кулына вакытында эләгеп, исән калучыларга исә элеккеге тормышка кайту өчен зур көч куярга туры килә. Гомерлеккә инвалидлыкка дучар булучылар бик күп.
Инсульт ике төрле була:
- Ишемик инсульт вакытында кан тамыры тромб белән томалана. Нәтиҗәдә, баш миенең билгеле бер өлешенә кан һәм кислород җитми башлый. Бу инсульт төренә барлык очракларның 80 проценты туры килә.
- Геморрагик инсульт исә кан тамырының өзелүе һәм баш миенә кан саву белән бәйле.
Һәр минут кадерле
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш ангионеврологы, «Төбәкара клиник-диагностика үзәге»нең неврология бүлеге мөдире Марат Сәйхунов сүзләренчә, Россиядә ел саен 400 меңнән артык баш мие кан әйләнешенең кискен бозылу очрагы күзәтелә. Татарстанда исә бу күрсәткеч елына якынча 18 мең тәшкил итә.
Инсульт кичергән кеше еш кына бернинди авырту сизми. Кулда яки аякта кинәт көчсезлек барлыкка килүне, сөйләм бозылуны җитди билге итеп кабул итмичә, «үзе бетәр әле» дип берничә көн өйдә көтеп ятучылар бар. Ә вакыт узган саен, нәтиҗәле дәвалау мөмкинлекләре кими бара.
Марат Сәйхунов аңлатканча, инсульт вакытында баш миендәге нерв күзәнәкләре бик тиз үлә башлый. Баш миенең кан белән тәэмин ителеше тукталганнан соң, минут саен якынча ике миллион нерв күзәнәге зарарланырга мөмкин. Шуңа күрә ярдәмне бер сәгатькә генә кичектерү дә авыруның нәтиҗәләренә җитди йогынты ясый.

Инсульт яшьләр арасында да очрый
Республика клиник хастаханәсенең баш мие кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен неврология бүлеге мөдире Артур Корбанов сүзләренчә, инсультның яшәрә баруы борчу уята.
Табибның эш тәҗрибәсендә иң яшь инсульт кичергән пациентка 18 яшь булган. Хәзерге вакытта бүлеккә килгән пациентларның уртача яше — 39-45 яшь. Хезмәткә сәләтле, актив тормыш алып барган кешеләр бит бу.
Яшь организмның инсульттан соң тернәкләнү мөмкинлекләре зуррак булырга мөмкин. Әмма бу инсульт җиңелрәк уза дигән сүз түгел. Киресенчә, авыруның беренче көннәре һәм атналары авыр үтәргә, җитди өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин.
Муенга артык көч килү — куркыныч
Табиблар муен өлкәсенә артык көч килгән очракларда сак булырга киңәш итә. Марат Сәйхунов үз тәҗрибәсендә йога, йөзү белән шөгыльләнгәндә яки башка физик күнегүләр башкарганда муен кан тамырлары зарарланган пациентлар да булуы хакында сөйләде. РКБда исә күптән түгел генә остеопат сеансыннан соң муен кан тамырлары җәрәхәтләнеп, инсульт булган хвтфн-кызга ярдәм иткәннәр.
Шуңа күрә кискен борылышлар, муенны озак вакыт гадәти булмаган хәләттә тоту яки артык көчәнешләргә сак карарга кирәк. Бу йога яки йөзү белән шөгыльләнергә ярамый дигән сүз түгел. Иң мөһиме — күнегүләрне дөрес башкару, йөкләнешне әкренләп арттыру һәм үз мөмкинлекләреңне исәпкә алу.
Әгәр күнегү вакытында баш әйләнү, кинәт көчсезлек, сөйләм бозылу яки тәннең бер ягы ою кебек билгеләр барлыкка килсә, шөгыльләнүне туктатып, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Яшәү рәвеше — хәлиткеч
Инсульт куркынычын киметү өчен, беренче чиратта, кан басымын, кандагы шикәр һәм холестерин күләмен контрольдә тотарга кирәк. Артур Корбанов сүзләренчә, диспансеризация бу очракта мөһим роль уйный. Ул куркыныч факторларны вакытында ачыкларга ярдәм итә. Кирәк булганда, табиб өстәмә тикшерүләр, шул исәптән муендагы кан тамырларына УЗИ билгеләргә мөмкин.
Гаиләдә инсульт кичерүчеләр булу да игътибарсыз калырга тиеш түгел. Әмма нәселдәнлек авыруның һичшиксез килеп чыгачагын аңлатмый.
— Генетик фактор бар, ләкин ул бердәнбер һәм хәлиткеч сәбәп түгел. Кеше тормыш рәвешенә игътибар итсә, кан басымын, авырлыгын, холестерин дәрәҗәсен контрольдә тотса, авыру куркынычын киметә ала, — дип аңлата белгеч.
Сәламәт туклану, даими физик активлык, тәмәке тартмау һәм хроник авыруларны вакытында дәвалау инсультны кисәтүнең төп чаралары булып тора.

Инсульттан соң тернәкләнү күпме дәвам итә?
Инсульттан соң кешенең никадәр тиз тернәкләнүе баш миенең зарарлану дәрәҗәсенә һәм медицина ярдәменең вакытында күрсәтелүенә бәйле.
Кайбер кешеләрдә хәрәкәтләнү һәм сөйләм тизрәк торгызыла. Башкаларга исә озак вакыт дәвамында махсус күнегүләр һәм белгечләр ярдәме кирәк була. Табиблар шартлы рәвештә тернәкләнүнең ике елга кадәр дәвам итүен билгели. Әмма тернәкләнүгә күп еллар таләп ителүе дә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар