16+

БДИны елына бер фәннән 5 тапкыр биреп булачак

Быел мәктәп укучыларына төп предметлардан Бердәм дәүләт имтиханнарын елына берничә тапкыр биреп карау мөмкинлеге каралган. Россиянең Фән Һәм Мәгариф министрлыгы БДИ өлкәсендә әнә шундый үзгәрешләр керткән.

Быел мәктәп укучыларына төп предметлардан Бердәм дәүләт имтиханнарын елына берничә тапкыр биреп карау мөмкинлеге каралган. Россиянең Фән Һәм Мәгариф министрлыгы БДИ өлкәсендә әнә шундый үзгәрешләр керткән.

БДИ нәтиҗәләре белән канәгать булмаган, яки имтиханны бөтенләй бирә алмаганнар өстәмә вакыт аралыгында аны кабат тапшырып карый ала. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу өстәмә вакытны сентябрь-октябрь айларына билгеләгәннәр. "Известия" газетасы хәбәр итүенчә, укучылар 26 сентябрьдә - математикадан, 29 сентябрьдә - рус теленнән кабат имтихан бирә ала. Ул юлы да барып чыкмаса, 9 октябрьдә тагын бер мөмкинлек бирелә. Дөрес, көз көне имтихан бирүчеләр югары уку йортларына быел керә алмаячак инде. Чөнки, күбесендә июнь-июль айларында гына кабул итәләр. Аның каравы, БДИны октябрьдә булса да уңышлы тапшырган укучы, киләсе елда шул нәтиҗәләр белән көчен сынап карый ала. Даталарга килгәндә, әйтик, математикадан - 23 мартта БДИ тапшырып карадылар, кабат бирү өчен резерв даталар итеп 20-24 апрель көннәре билгеләнде, укучыларның БДИ тапшыра торган төп вакытлары - математикадан 1 июньдә, кабат тапшыру - 22сеннән 26 июньгә кадәр. Шуңа өстәп, Мәгариф һәм фән министрлыгы сентябрь-октябрьдә белемнәрне тикшереп карау өчен тагын бер мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, төп фәннәрдән укучы бер елга биш тапкыр БДИ тапшыра алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading