16+

Бүген хәтер һәм кайгы көне

22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. 1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына һөҗүм иткән. 1418 көн дәвам иткән сугышта СССР 27 миллионга якын кешесен югалткан, әмма җиңеп чыга алган.

Бу көнне күп кенә илләрдә дәүләт флагларын төшерелә һәм әлеге сугышны, анда һәлак булучылар искә алына. Бу көнне шәмнәр яндырып, һәйкәл һәм мемориалларга чәчәкләр салып, төрле искә алу чаралары уздырыла.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше чакырылган, 350 меңнән артык кеше кире әйләнеп кайтмаган. 226 татарстанлыга батырлык күрсәткән өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, 48 кеше өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән, 100 меңнән артык кешегә орденнар һәм медальләр тапшырылган.

22 июньдә, Россиянең һәр шәһәрендәге кебек, Казан да "Хәтер шәме" акциясенә кушылды. Иртәнге 2:00-4:00 сәгатьләрдә акциядә катнашучылар Казанның М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркындагы Мәңгелек ут каршында тантаналы рәвештә тезелеп, "Хәтер шәме" кабызды. Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы Геройларының истәлек мемориалына чәчәкләр салды.

Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг та узды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading