16+

Биеклектән егылып төшкән кыз төзелештә нишләп йөргән?

8 июньдә 14:16 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм станциясенә бер баланың имгәнүе турында хәбәр килгән.

8 июньдә 14:16 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм станциясенә бер баланың имгәнүе турында хәбәр килгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 13 яшьлек кыз баскыч мәйданчыгында абынып киткән һәм 64 нче комплекстагы төзелә торган йортта, биеклектән егылып төшкән. Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган баланы хастаханәгә салганнар.

Һәлакәт урынына Чаллы прокуроры урынбасары Айдар Сәлимуллин чыккан. Тикшерү мәгълүматлары буенча, кыз әбисе белән ЗЯБ бистәсендә яши. Алдагы көнне хатын оныгын үзенең танышы янына барып кайтуын сорый.  Ир-ат төзелүче объектта 64 нче комплекста эшли икән. Кыз төзелеш мәйданчыгына киткән.
15 сәгать тирәсендә бу гаиләнең танышы төрле җәрәхәтләр алган баланы тапкан һәм "ашыгыч ярдәм" бригадасын чакырткан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, укучы кыз, баскычтан менгәндә абынып егылган.

Һәлакәт урынына килгән "ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading