16+

«Болгар кызлары» солисты Алсу Зәйнуллина янә «кыямәт» эчендә

Айгөл һәм аның элекке ире арасындагы тарткалаш хакында белмәүче юктыр, мөгаен.

«Болгар кызлары» солисты Алсу Зәйнуллина янә «кыямәт» эчендә

Айгөл һәм аның элекке ире арасындагы тарткалаш хакында белмәүче юктыр, мөгаен.

Хәтерлисездер,"ирем балаларны урлады!" - дигән хәбәр социаль челтәрләрдә яшен тизлегендә таралды. Җырчының балигь булмаган ике улын аның элеккеге ире законсыз рәвештә Россиядән чит илгә алып чыккан иде.

Бераз вакыттан соң, хатынга балалар кайтарылып бирелде, хәтта Шәрифуллин ата хокукыннан да мәхрүм ителде, әмма ир әле дә тынычланырга теләми.
Әле ял көннәрендә генә Айгөл янә үзенең инстаграмм сәхифәсендә,«кыямәт дәвам итә», дип белдерде.

Җырчы һәм аның элекке ире арасындагы чираттагы тавыш спорт залының чишенү бүлмәсендә чыга.

- Шәрифулин миңа сугарга тырышып карады, бала алдында мине этеп җибәрде, бүлмәдә чит балалар һәм аларның әти-әниләре булуы гына коткарды, - дип белдерә Айгөл,- Ләкин бу да аңа җәнҗал чыгарырга, улы каршында тавыш күтәрергә һәм миңа каршы кулларын уйнатырга комачау итмәде. Улының нервлары какшаган, ул катнашачак каратэ буенча ярышлар өзелде. Шәрифуллинның эш нәтиҗәсе бу, сабый яңадан үз эченә бикләнде.

Тимур Шәрифулин ата-ана хокукларыннан чикләнүгә карамастан, бүгенге көнгә чаклы, судның әлеге карарын бозып килә.
- Балаларым һәм минем тормышыма кысылып, безгә тыныч кына яшәргә ирек бирми, - дип борчыла Айгөл, - 2019 елның 20 октябрендә үткән суд утырышында Шәрифуллин, үзгәрдем, һәм миңа бүтән тимәячәк, дип тәкьрарлаган иде. Әмма, чынлыкта, хәлләр үзгә тора. Аерылышуыбызга 7 ел, минем өчен чит-ят булган әлеге кеше ничә еллар дәвамында, даими рәвештә миңа кул күтәреп килә! Балаларның психикасы һәм рухи зәгыйфьлеге, турында уйламыйча, безнең тормышыбызга зыян күтәрә. Канун бозучы кеше кайчан үз гамәлләре өчен җавап бирер?!

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading