16+

БРИКС саммитында катнашучылар йомгаклау декларациясен кабул иттеләр

Путин: БРИКС саммитының йомгаклау декларациясендә дөньядагы вәзгыятькә гомуми бәя бирелә.

Путин: БРИКС саммитының йомгаклау декларациясендә дөньядагы вәзгыятькә гомуми бәя бирелә.

БРИКС саммитында катнашучылар йомгаклау декларациясен кабул иттеләр, дип хәбәр итте Владимир Путин киңәйтелгән составтагы утырышта.

"Йомгаклау декларациясе әзерләнде, анда дөньядагы хәлләрнең торышына гомуми бәя бирелде, БРИКСта Россия рәислеге нәтиҗәләре кушылды, озак вакытлы перспективага багланышлар ориентирлары билгеләнде", — диде президент.

Саммитта Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе вәкиле — портфеле булмаган тышкы эшләр министры Әхмәт бен Ас-Сайер белдергәнчә,  декларация үзара хезмәттәшлекне ныгытуда, "киләчәк чакыруларга каршы тору һәм уртак максатларыбызга ирешү өчен гомум танылган кысалар билгеләүдә"мөһим адым булачак.
Аның сүзләренчә, БГӘ тотрыклы үсеш, инновацион өлкәдә һәм яшел икътисадта үсеш максатларында партнерлыкны һәм хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксына.

БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Анда 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләре катнаша.

БРИКС-2006 елда Россия, Кытай, Һиндстан һәм Бразилия тарафыннан төзелгән дәүләтара берләшмә, 2011 елда аңа Көньяк Африка республикасы кергән. 2024 ел башыннан төркемгә Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны кушылды. Беренче гыйнварда Россиянең оешмада еллык рәислеге башланды, ул гадел глобаль үсеш һәм куркынычсызлык өчен күп яклылыкны ныгыту девизы астында уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading