16+

Быел Кырымда ял иткән өчен салым алмаячаклар

Билгеле булганча, 1 майдан Алтай, Ставрополь өлкәләрендә курорт салымы җыя башлаячаклар.

Билгеле булганча, 1 майдан Алтай, Ставрополь өлкәләрендә курорт салымы җыя башлаячаклар.

Кырымда ял иткән өчен дә салым түләргә туры киләчәк, дип язган идек. Әмма, Кырымның туризм һәм курортлар министры Вадим Волченко аңлатуынча, күп кенә кунакханә, шифаханә җитәкчеләре быелга бу салымны кертми торуны үтенгәннәр. Кырымда салым 2019 елның маеннан гына алына башлаячак. Быел Кырымга бик күп туристлар килер дип көтелә.  Беренчедән, долларның кинәт артуы сәбәпле чит илләргә юлламалар кыйммәтләнгәнгә, күпләр Россия терииториясендә ял итүне сайлый. Икенчедән, ниһаять, май уртасында күптән көтелгән Кырымга илтә торган күпер ачылырга тиеш. Автомобильләр өчен күперне хәзер сыныйлар.Ул курорт шәһәрләренә берничә сәгатькә тизрәк барырга мөмкинлек бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading