16+

Чемпионатта куркынычсызлык таләпләре үтәлергә тиеш

Республикада су спорт төрләре буенча чемпионатка әзерлек кысаларында куркынычсызлык буенча Совет утырышы узды. Әлеге чарада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Республиканың премьер-министры Илдар Халиков, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин куркынычсызлык таләпләренә кагылышлы мөһим мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Көн кадагында төп өч сорау куелган иде: чаралар вакытында тулаем куркынычсызлыкны тәэмин итү, чемпионат барышында террактларны кисәтү максатында өстәмә көчләр әзерлеге, компьютерлар белән бәйле куркынычсызлык таләпләре (вируслардан саклану һ.б) турында сөйләнде. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, транспорт, сәнәгать һәм башка өлкәләрдәге куркынычсызлыкка да игътибар бирелде.

- Быел безнең алда халыкара зур спорт чарасы тора - Казанда су спорты төрләре буенча чемпионат узачак. Төп максатыбыз - аны югары дәрәҗәдә оештыру һәм уздыру. 188 илдән спортчылар, кунаклар килер дип көтелә. Моның кадәр катнашучы булган спорт чаралары республикада еш булмый.Шуңа да беренче чиратта, чемпионатта катнашучыларның, шәһәр халкының, килгән кунакларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиешбез. Чара барышында гадәттән тыш хәлләрне булдырмаска кирәк. Шулай ук транспорт, экология, сәнәгать, энергетика, мәгълүмат өлкәсендә, спорт объетларында да куркынычсызлык гарантияләнергә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading