Чистайда берничә атна дәвамында гошер сәдакасы җыйдылар.
Аз керемле гаиләләргә ярдәм итәргә теләүчеләр бакчаларында үстерелгән уңышның бер өлешен мәчеткә китерде. Мәрхәмәтле чистайлылар тарафыннан бик күп бәрәңге җыелды. Узган ял көннәрендә яшелчәләрне мохтаҗ гаиләләргә тараттылар, дип яза Татарстанның диния нәзарәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
0
Комментарийлар