16+

Дарулар кибеттә сатылырга тиеш түгел

Россиянең Сәнәгать-сәүдә палатасы зур кибетләрдә дару сатуны рөхсәт иткән закон проектын тәкъдим иткән иде. Бу мәсьәлә инде беренче генә тапкыр күтәрелми.

Россиянең Сәнәгать-сәүдә палатасы зур кибетләрдә дару сатуны рөхсәт иткән закон проектын тәкъдим иткән иде. Бу мәсьәлә инде беренче генә тапкыр күтәрелми.

Моннан берничә ел элек тә рецептсыз сатыла торган даруларны, азык-төлек, көнкүреш кибетләрендә сатарга кирәк дигән фикер яңгыраган иде. Кемдер  көндәшлек нәтиҗәсендә, дарулар очсызланыр дип фаразласа, икенче берәүләр бу ялган препаратлар саны артуга китерер дип борчылды. Даруханәләр саны кимеячәк дип шикләнүчеләр дә булды.

Кайбер Евпропа илләрендә бу яңалык түгел, анысы. Әйтик, Германия, Бөекбританиядә кайбер даруларны азык-төлек кибетләрендә сатып алырга мөмкин. Монда рецептсыз бирелә торган иң гади дарулар: авыртуны баса торган препаратлар, югары тән температурасын төшерә торган, аллергиядән кирәкле дарулар турында сүз бара. Әмма, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бу закон проектын хупламаган, дип хәбәр итә “Коммерсант” газетасы.

Беренчедән, дарулар сату өчен оешмаларга махсус лицензия алырга кирәк, аннары кибетләрдә кулланучыга дару турында төгәл, тулы мәгълүмат бирүче белгечләр таләп ителә, ә кибетләрдә алар юк. Өченчедән, министрлык вәкилләре закон проекты кабул ителгән очракта, бюджеттан өстәмә акча таләп ителәчәк, ди. Кибетләрдә дару сатуны контрольдә тоту өчен Росздравнадзор белгечләрен җәлеп итәргә кирәк булачак, бу исә өстәмә эш урыны, өстәмә чыгымнар дигән сүз.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading