16+

Депутатлар кайсы һөнәр ияләрен пенсиясез калдырырга тәкъдим иткән?

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов коллекторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче гражданнарга пенсия түләмәскә тәкъдим итте.

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов коллекторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче гражданнарга пенсия түләмәскә тәкъдим итте.

«Әгәр кеше коллектор булып эшләгән икән, ул пенсиядән мәхрүм ителергә тиеш», — диде депутат «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында.

Милонов сүзләренчә, моңа кадәр коллектор булып эшләгән кешеләргә теләсә нинди вазифа биләүне дә закон дәрәҗәсендә тыярга кирәк.

«Аналарга шалтыратып, улыгыз бурычын кайтармаса, без аны үтерәбез, дип янаган кешеләр нинди кабахәтләр», — дип билгеләп үтте ул. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading