16+

Эфиопия премьер-министры БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде

Бүген иртән БРИКС саммитында катнашу өчен Эфиопия премьер-министры Абий Әхмәт Татарстанның башкаласына килде.

Бүген иртән БРИКС саммитында катнашу өчен Эфиопия премьер-министры Абий Әхмәт Татарстанның башкаласына килде.

Аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эфиопия Федератив Демократик Җөмһүрияте 2024 елның 1 гыйнварында БРИКСның рәсми әгъзасы булды. Илнең әлеге берләшмәгә кушылуы турындагы карар узган елның августында Йоханнесбургта узган 15 нче саммитта кабул ителде.

Сан буенча уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Анда 33 ил вәкилләре катнашуын раслады. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading