Илнең һәр субъектында эпидемиологик вазгыять төрле.
Россия Президенты Владимир Путин, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итүне хуплап, коронавирус белән бәйле вазгыять катлаулы булган төбәкләргә каникулларны иртәрәк тә башларга була, дип белдерде.
– Илнең һәр субъектында эпидемиологик вазгыять төрле. Моннан чыгып төбәк башлыкларына эшләми торган көннәрне игълан итәр өчен 30 октябрьне көтмәскә дә була. Яки инде эшләми торган көннәрне 7 ноябрьдән соң да озайтырга мөмкин, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар