16+

Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова үзенең боз тамашасы нечкәлекләрен ачты

Фигуристка белдергәнчә, аның шоуында мөселман стиле элементлары булачак.

Фигуристка белдергәнчә, аның шоуында мөселман стиле элементлары булачак.

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Алинә Заһитова күптән түгел генә үзенең "Хранители времени" боз тамашасы турында сөйләп үтте. Спортчы уникаль һәм үзенчәлекле чара әзерләвен белдерде. 

Үзенең телеграмма-каналында Заһитова репетициядән өзекләр белән уртаклашты һәм шуңа әзерлек турында сөйләде. Ә YouTube-канал өчен биргән интервьюсында ул кайбер нечкәлекләрне дә ачкан.

Фигуристка шоуның Татарстан Республикасы көненә багышланачагын хәбәр итте. Шул уңайдан костюмнар мөселман стилендә эшләнәчәк. Әмма Заһитова аларның "фэшн" (мода) элементлары белән булачагын өстәде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading