16+

Гагарин урамы ачык. Йөреп карагыз

Гагарин урамындагы ике полосалы асфальт юл Казанның Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында урнашкан һәм 21 урам белән кисешә

Гагарин урамындагы ике полосалы асфальт юл Казанның Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында урнашкан һәм 21 урам белән кисешә

Казанда, графиктан алда, Гагарин урамындагы юлга ремонт ясалды. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча алып барылды.

Эшләр барышында ЩМА-16 югары ныклы асфальтобетоннан өске катлам җәелде. Шулай ук юлчылар гомуми мәйданы 1 мең 966 кв.м булган тротуарларны төзекләндерделәр, борт ташларының 1 мең 673 метрын алыштырдылар, 566 метрлы җәяүлеләр киртәсе, 186 юл билгесе куйдылар һәм юл тамгалары ясадылар. 6 тукталыш павильонын төзекләндерү эшләре төгәлләнә.

Гагарин урамындагы ике полосалы асфальт юл Казанның Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында урнашкан һәм 21 урам белән кисешә, шул исәптән магистральлеләр белән – Короленко урамы, Ибраһимов проспекты һәм Декабристлар урамы, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда шәһәрдә «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 11 урамны төзекләндерәчәкләр: Рауис Гәрәев, тарательный тыкрыгы, Хезмәт, Белинский, Беломорск, Гагарин, Гладилов, Голубятников, Лесной, Магистраль урамнары. Моңа 640 млн сум каралган. Агымдагы елда юлларны ремонтлау программасына шулай ук «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча төзекләндерелә торган социаль объектларга һәм ишегалды территорияләренә квартал эчендәге 78 юл да кертелгән, дип яза kzn.ru

Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин илкүләм проектларга игътибарлы булырга чакыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading