16+

Гаиләдәге низаг аркасында хатын ирен пычак сынарлык итеп чәнчегән

Чаллыда 29 комлекстагы бер фатирда гаиләдә чыккан низаг фаҗига белән тәмамланган.

Чаллыда 29 комлекстагы бер фатирда гаиләдә чыккан низаг фаҗига белән тәмамланган.

32 яшьлек хатын ачудан 39 яшьлек иренең арттан йөрәк турысына кадаган. Кадавы шулкадәр көчле булган - хәтта пычагы сынып чыккан, ир шунда ук җан биргән, дип хәбәр итә "Челнинские известия".

Хатын-кыз кулга алынган, ул үз гаебен таныган, аңа карата җинаять эше ачылган. Әлеге ир белән хатынның беркайда да эшләмәүләре билгеле. Моңа кадәр хатын урлау һәм мошенниклык буенча җинаять җаваплылыгына тартылган булса, ир тоткында кеше тоту һәм үтерү белән янау буенча суд каршына баскан булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading