16+

“Глаголица” рекордлы сандагы катнашучыларны җыйган

20 октябрь көнне С.Cәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Глаголица” әдәби премиясе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

20 октябрь көнне С.Cәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Глаголица” әдәби премиясе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

Оештыручылар сүзләренчә, конкурсның быелгысы аеруча үзенчәлекле, чөнки ул юбилейлы унынчы мәртәбә уза.  Килгән гаризалар саны да, географиясе дә рекордлы – 30 илдән 2560 эш кабул ителгән. Россия төбәкләре һәм Татарстан районнарыннан тыш, исемлектә Кытай, Монголия, Корея кебек Көнчыгыш Азия илләре, Испания, Италия, Франция, Черногория, Латвия кебек Европа илләре, якын чит илдән Армения, Грузия, Молдавия, Казахстан, Үзбәкстан бик актив булган.

Үз эшләрен җибәрүчеләр арасында бөтенләй көтелмәгән ил вәкилләре дә бар. Израиль, Сирия, Замбия, Македония, Бөекбритания шундыйлардан. 
Катнашучылар эшләре рус һәм татар телләрендә кабул ителгән. Проза һәм шигърият юнәлешендә ике яшь категориясенә бүлеп каралган (10 яшьтән 13 яшькә кадәр һәм 14 яшьтән 17 яшькә кадәр). Рус телендә “эссеистика” номинациясе, инглиз теленнән рус теленә әдәби тәрҗемә, мультилингвлар һәм неформат номинацияләре дә оештырылган иде.

“Счастливые истории” хәйрия фонды һәм “Глаголица” әдәби премиясен оештыручы Ирина Хөснетдинова сүзләренчә, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын Россиянең атказанган артисты Нонна Гришаева алып барачак. Чараны быел бар кешеләргә дә ачык итәргә булганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading