Кичә Бакуга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан Республикасы Премьер-министры Артур Таир оглы Раси-Задә белән очрашты. Биредә алар уртак багланышлар, милли бердәмлек һәм киләчәктә нефть химиясе, машина төзелеше, көнкүреш химиясе җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек алып бару хакында фикер алыштылар.
Ә көннең...

Ә көннең икенче яртысында исә Гәнҗә шәһәрендә "КАМАЗ" автомобильләре җыю линиясе ачылды. Тантанада Әзербәйҗан Премьер-министрының беренче урынбасары Ягкуб Әюб, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Республикасының Әзербәйҗан Республикасындагы даими вәкиле Альфред Закиров катнашты. Әзербайҗан Премьер-министры, бу мәйданчыкны ачу, Татарстан белән багланышларны ныгытуда тагын бер адым булачак, дип саный. Бигрәк тә бүгенге кризис шартларында, бу эш аеруча мөхим.
Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исә үз чиратында Әзербәйҗан җитәкчелегенә һәм шушы проектны алып баручы ил Премьер-министрының беренче урынбасары Ягкуб Әюбкә рәхмәт белдерде.
- «КАМАЗ» ААҖ проекты башка җитештерүчеләр өчен дә, мондый җитештерүләрне ачарга теләүчеләр өчен дә яхшы мисал булып тора. Яңа урында кешеләрнең тотырыклы эше, яхшы хезмәт хакы булачак, - диде ул.
Фото:tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар