Кичә "Татнефть-Арена" Боз сараенда "Ак Барс" (Казан) - "Витязь" (Подольск) матчы вакытында тамашачылар залында 200 һәм 2000 сумлык акчалар пәйда булды. Бу үзәк банкы оештырган тавыш бирүдә Казанга теләктәшлек күрсәтү йөзеннән киң колачлы PR-акция.
Матчка килгән 6 меңгә якын тамашачының һәркайсын "Татнефть-Арена" янында #200казань акциясе символикасы төшерелгән футболкалар кигән волонтерлар һәм Казан Кремле сурәтләнгән купюралар тоткан зур курчаклар каршы алды. Алар һәр тамашачыга твоя-россия.рф сайтында тавыш бирү юллары җентекләп аңлатылган символик банкнотка ия булды.
Шулай ук матч барышында тамашачылар аренаның төп таблосында күрсәтелгән видеороликларда Казанның 200 һәм 2000 сумлык банкнотларда үз символларын урнаштыру хокукына ия булу өчен Россия Үзәк банкы оештырган тавыш бирүдә катнашуы хакында күп кенә мәгълүматлар белән танышты.
Хоккей матчы 3:2(Б) исәбе белән "Ак Барс" файдасына тәмамланды.
Фотолар: sntat.ru
Комментарийлар