16+

Хәйриячелек эшмәкәрләргә ярдәм итә

Республикабызда 1920 елдан бирле нәшер ителә торган «Татарстан» журналы «Кече ватан ватанпәрвәре» дигән проект башлап җибәрде. Әлеге проект кысаларында «Эшкуарлык. Рухи байлык. Мәхәббәт» темасына тәүге фикер алышу булды. Анда журнал редакциясе хезмәткәрләре, дин әһелләре һәм эшкуарлар катнашты.

Хәйриячелек эшмәкәрләргә ярдәм итә

Республикабызда 1920 елдан бирле нәшер ителә торган «Татарстан» журналы «Кече ватан ватанпәрвәре» дигән проект башлап җибәрде. Әлеге проект кысаларында «Эшкуарлык. Рухи байлык. Мәхәббәт» темасына тәүге фикер алышу булды. Анда журнал редакциясе хезмәткәрләре, дин әһелләре һәм эшкуарлар катнашты.

- Сугыш, кан коюлар, җинаятьләр турындагы хәбәрләр халыкны тәмам туйдырды инде. Шунлыктан, рухи кыйммәтләргә өстенлек бирәчәкбез. «Татарстан» журналы - республикабызның көзгедәге чагылышы. Татарстанның уңышлары турында язабыз, җирле товар җитештерүчеләрне пропагандалыйбыз, - дип әйтеп үтте баш мөхәррир Татьяна Вафина кереш сүзендә.

Республиканың кече һәм урта предприятиеләре ассоциациясе президенты Хәйдәр Хәлиуллин журнал коллективының башлангычын хуп­лады.

- Эшкуар да, рухи яктан ярлы булса, зур уңышларга ирешә алмый. Бер заман аның эшчәнлеге барыбер туктый, - диде ул.

Татарстанның баш рав­вины Ицхак Горелик (афәрин, тугыз бала атасы!):

- Ходай синең гамәлләреңә фатиха бирә. Талмутта язылганча, яһүдләргә, чүлне кичкәндә, күктән манный яуган. Ләкин могҗиза көн саен булмый. Ходайдан һәм кемдер эшләгәнне көтеп ятмаска, ә үзеңә дә тырышып хезмәт куярга, мохтаҗларга булышырга кирәк, - диде.

- Байлык дөньялыкта кала, аны үзең белән алып китеп булмый. Кайбер кешеләр моны уйламый, ярыша-ярыша, байлык туп­лый, - диде атакай Геннадий Четвергов.- элеккеге байлар бүгенгеләрдән күпкә юмартрак булганнар.

«Апанай» мәчете имам­ хатибы Нияз хәзрәт Сабиров та игелекләр кылып яшәргә чакырды.

- Пәйгамбәрләребез хезмәттә, ярдәмчеллектә матур үрнәк булганнар, - диде Нияз хәзрәт. - Мәсәлән, Нух пәйгамбәр - балта остасы, Давыд пәйгамбәр тимерче булган, ә пәйгамбәребез Мөхәммәд сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән.

Эшкуар Илдус Янышев, башкаларга карата кылынган начарлык бер заман үзеңә әйләнеп кайта, диде. Ә эшкуар Зәкия Шәфыйкова, гомумән, күңелендәге уйларын ачып салды.

- Заманында «Элемтә» инвестиция компаниясе гөрләп эшли иде. Ләкин минем янга сыенган намуссыз, сатлыкҗан кешеләр шушы компанияне банкротлык чигенә җиткерде. Аллаһының барлыгына ышанмый идем, әмма нык авыр хәлдә калганда, Ходайның барлыгына ышанасың икән. Җаныма тынычлык китереп, 2010 елда оныгым туды. Мин янә кече предприятие оештырдым, янә уңышлы гына эшчәнлек алып барам. Дин кануннарын үтим, хәйрия гамәлләренә әһәмият бирәм, - дип сөйләгәндә, күз­ләренә яшьләр килде Зәкия ханымның.

Чыгыш ясаган дин әһелләре дә, эшкуарлар да мохтаҗларга булышуның, социаль мәсьәләләрне чишүдә катнашуның мөһимлеген әйттеләр. «Татарстан» журналы коллективы үзләренең «Кече ватан ватанпәрвәре» проектлары кысасындагы киләсе очрашуны май аенда Нурлат районында үткәрергә җыена.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading