16+

Яшь барган саен бала табуы кыенрак

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгеч, Татарстан Республикасының атказанган табибы Фирая Сабирова репродуктив сәламәтлек белән бәйле сорауларга җавап бирә.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгеч, Татарстан Республикасының атказанган табибы Фирая Сабирова репродуктив сәламәтлек белән бәйле сорауларга җавап бирә.

Сәламәт йөклелек өчен иң мөһиме нәрсә? 

Йөклелек вакытында проблемалар тумасын өчен аңа планлаштыру этабында әзерләнергә кирәк. Әти-әни булырга ниятләгән хатын-кыз, бу мөһим адымга бару алдыннан тикшеренүләр узарга, тайпылышлар юкмы икәнен ачыкларга тиеш. Балага узгач, сәламәтлек белән булган проблемаларны хәл итү кыенлаша.

Ирләр репродуктив сәламәтлек турында кайгыртырга тиешме?

Һичшиксез. Тикшерү этабында ир-атның яшерен инфекцияләре ачыкланырга мөмкин. Ул чагында дәвалану узарга һәм аннары гына йөклелек турында уйланырга киңәш ителә.

Репродуктив сәламәтлек яшь бару белән ничек үзгәрә?
Бала табу өчен иң кулай вакыт – 20-30 яшь. Россиядә хатын-кыз уртача 29 яшендә беренче баласын таба. Йөклелек озаккарак кичектерелгән саен, репродуктив сәламәтлек мөмкинлекләре дә кими. Билгеле бер яшькә хатын-кызда төрле авыруларга барлыкка килү алшартлары арта.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading