16+

Яшь җырчыларны «Балачак» иленә чакыралар

IV Халыкара «Балачак» вокаль бәйге-фестивале гаризалар кабул итә башлады.

IV Халыкара «Балачак» вокаль бәйге-фестивале гаризалар кабул итә башлады.

Бәйге быел дүртенче тапкыр гына үткәрелүенә карамастан, инде зур масштаблы проектка әверелде. Аны гамәлгә куючы «Изгелек янәшә» фонды һәм фондның җитәкчесе, ресторатор Радик Абдрахманов билгеләп узганча, бәйге барлык катнашучыларны да бертигез күрә. Мәсәлән, фестивальдә сәламәтлекләре чикле балалар да катнаша, үзләрен зур сәхнәдә сыный ала.

Узган елларны фестиваль Татарстан гына түгел, чит төбәкләр (Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Курск, Коломна, Самара һ.б) һәм хәтта якын чит илләрдән дә талантлы башкаручыларны җыйган. Быел да география һәм гаризалар саны меңнән артып китүе ихтимал.

Бәйгедә катнашу шартларына килгәндә: 5-18 яшьтәге һәркем үзе теләгән номинациядә (алар өчәү - "Эстрада юнәлеше", "Халык җырлары", "Фолк юнәлеше") чыгыш ясый ала. Репертуар, тел буенча да чикләүләр юк. Тик оештыручылар ассызыклап узган бер үтенеч: сайлап алынган җырлар баланың яшенә туры килсен.

Бәйгедә катнашу бушлай.

Бәйге 3 этапта уза:

  1. Онлайн гариза һәм видео җибәрү: https://dobro-ryadom.ru/balachakfest?ysclid=lt8iqh1u8r366374026.
  2. Казан шәһәрендә узачак тур (төп сайлап алу белән беррәттән, бу этапта танылган спикерлар һәм педагоглардан остаханәләр, шәһәр буенча экскурсияләр, түгәрәк өстәлләр дә оештырылачак).
  3. Гала-концерт

Гала-концерт 5 май көнне Казанда "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә узачак. 

Алсу Мансурова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading