16+

Яшьләрнең фән өлкәсендәге халыкара хезмәттәшлеге ныгытыла

Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең II Яшьләр фәнни конгрессын кабул итәргә әзерләнә.

Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең II Яшьләр фәнни конгрессын кабул итәргә әзерләнә.

Катнашуга 72 илдән 1000нән артык яшь галимнән гариза килгән. Шулар арасыннан 25 илне тәкъдим иткән 100 тикшеренүче сайлап алынган. 26-29 ноябрь көннәрендә алар башкалабызда кунак булачак.

- Безнең өчен мондый чаралар үткәрү бик мөһим. Бер яктан, без, чираттагы тапкыр, Казан шәһәрен һәм Татарстан Республикасын төрле темаларга диалоглар үткәрү мәйданы буларак халыкара бергәлек өчен ачабыз. Икенче яктан, без үзебезнең халыкара интеграциягә әзер булуыбызны күрсәтәбез. Фән өлкәсендә хезмәттәшлек бүгенге көндә өстенлекле төс ала башлады. Өстәвенә, киләсе ел фәнни-техник алгарыш елы дип игълан  ителде. Татарстан өчен, сәнәгать, фән үзәге буларак, халыкара иң яхшы практикаларны җәлеп итү һәм үзебездә калдыру бик әһәмиятле , - дип белдерде ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. 

Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова сүзләренчә, Россиягә карата булган чикләүләргә карамастан, практикада яшьләрдә бернинди киртәләр тоелмый, алар барлык чараларда бик теләп катнаша. 

Катнашучылар арасында Россия төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан катнашучылар бар. Бу чара алар өчен халыкара мәйданда үз проектларын тәкъдим итү өчен яхшы мөмкинлек. Алар Татарстаннан китмичә, яшь инноваторлар үз эшләнмәләренә карата белгечләр фикерен ишетә, хезмәттәшлек элемтәләрен булдыра, автордашлар таба ала.

Конгрессның 5 төп юнәлеше билгеләнгән. Бу – биомедицина һәм биотехнологияләр; нефть-газ технологияләре; белем бирү технологияләре; халыкара мөнәсәбәтләр һәм халыкара хокук; архитектура, дизайн һәм сәнгать.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading