16+

Илһам Шакиров җырлары яңача яңгыраячак

Әлеге чара Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.

Әлеге чара Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.

11 ноябрь, шимбә, Татар филармониясендә күренекле татар җырчысы һәм мәдәният эшлеклесе Илһам Шакиров иҗатына багышланган концерт узачак. Трибьют – заманча тере музыканың иң яхшы традицияләрендә уза торган, артистка һәм аның иҗатына хөрмәт белдерү. Yummy Music Band супертөркеме Шакиров иҗатының төрле чорларына караган җырлар башкарачак. Бер кичтә сәхнәдә Казанның ун алдынгы музыканты һәм солистлары чыгыш ясаячак: Илгиз Шайхразиев, Эльвира Мифтахова һәм Раяз Фасыйхов.

Моңа кадәр Илһам Шакировка трибьют узган җәй Кабан күле ярында тәкъдим ителгән иде. Саф һавадагы тере концертны Казан парклары һәм скверлары дирекциясе һәм Yummy Music музыкаль лейблы оештырды. Шулай ук, әлеге программаны 30 август Казан Кирмәнендә узган ДәртФест сәхнәсендә дә ишетеп булды.

Yummy Music Band ансамбле халык җырлары (Керфекләрең синең нигә кара, Ай былбылым) һәм бөек татар шагыйрьләренең һәм композиторларның автор җырларыннан (Син сазыңны уйнадың, Сәрвиназ, Эзләдем, бәгърем, сине) торган сәгать ярымлык программа тәкъдим итәчәк. Трибьютның ике җыры “Культура” федераль каналының эфирында, “Клуб Шаболовка 37” тапшыруында да яңгырады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading