РФ Президенты Владимир Путин Ислам Республикасы Президенты Сәйед Ибраһим Рәиси һәлак булу сәбәпле, Иранның Югары җитәкчесе аяталлах Сәйед Али Хаменеига кайгы уртаклашуын белдерде.
Скопировать ссылку
РФ Президенты Владимир Путин Ислам Республикасы Президенты Сәйед Ибраһим Рәиси һәлак булу сәбәпле, Иранның Югары җитәкчесе аяталлах Сәйед Али Хаменеига кайгы уртаклашуын белдерде.
«Иран Ислам Республикасы халкының зур фаҗигасе – Президент Сәйед Ибраһим Рәисинең, шулай ук илегезнең башка күренекле дәүләт эшлеклеләренең гомерен өзгән авиаһәлакәт белән бәйле тирән кайгыгызны уртаклашам», – диелә Кремль сайтында.
Путин Иран Президентының күренекле сәясәтче булуын билгеләп үтә. Ул бөтен гомерен Туган илгә хезмәт итүгә багышлый, шуңа күрә аны ватандашлары бик хөрмәт итә. Шулай ук Ислам Республикасы башлыгы чит илләрдә дә зур абруйга ия була.
Россия өчен ул чын дус булды, Россия Федерациясе белән Иран арасындагы яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен үстерүгә бәяләп бетергесез шәхси өлешен кертте, дип билгеләп үтә Путин. Сәйед Ибраһима Рәиси ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне стратегик партнерлык дәрәҗәсенә чыгару өчен зур көч куйды, дип ассызыклый Россия лидеры.
«Миңа Сәйед Ибраһим Рәиси белән күп тапкырлар очрашырга туры килде, һәм мин бу искиткеч кеше турында иң якты истәлекне мәңгегә саклаячакмын. Мәрхүм Президентның һәм бу коточкыч һәлакәттә һәлак булганнарның барысының туганнары һәм якыннарына чын күңелдән кайгы уртаклашуымны җиткерүне сорыйм», – дип язган Путин телеграммада.
Ул шулай ук Иран халкына шундый авыр, кире кайтарылмаслык югалту алдында рухи ныклык теләде.
Комментарийлар