Иран Президенты Ибраһим Раиси утырган вертолет һәлакәткә очраган.
Ил башлыгының юлдашлары — Иранның тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдоллахиан һәм Әзербайҗанга булган сәфәрдән соң кайтып баручы делегациянең барлык башка әгъзаларының язмышы әлегә билгесез. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
Вертолетта шулай ук Тәбриз имамы Мөхәммәт Али Әл-Хашими, Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе башлыгы Малек Рахмати, вертолет экипажы һәм бер сакчы була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар