16+

Югалган сигез айлык баланы үле килеш өйдәге суыткычта тапканнар...

Әнисе белән әтисе бер-берсен гаеплиләр.

Әнисе белән әтисе бер-берсен гаеплиләр.

Ростовта үзенең детальләре һәм нечкәлекләре белән таң калдырган эшне тикшерү тәмамланган. Бу хакта "Комсомольская правда" яза. Тикшерүчеләр күбрәк ачыкларга тырышкан саен, яшь әти-әниләрнең башында ниләр булуы гаҗәпләндергән.
Барысы да бер ел элек 
 - 2023 елның апрелендә башлана. Ул вакытта полициягә борчылган яшь хатын шалтырата. 23 яшьлек Наталья (барлык исемнәр дә үзгәртелгән. Ред.), ниндидер билгесез кеше фатирга бәреп кереп, кызымны урлаган, дип сөйли.
Оператив төркем урынга килгәч, ул иртә белән кемдер ишеккә шалтыратканлыгын әйтә. Ишекне ачкач, кергән кеше, имеш, аның йөзенә газ баллоныннан сиптергән. Хатын аңына килгәндә - кызы югалган булган. Наталья һөҗүм итүчене хәтерләми. Наталья җинаятьне баланың әтисе теләге буенча булган дип саный. Соңгы вакытта ирле-хатынлының мөнәсәбәтләре җайсызланып китә. Ләкин 33 яшьлек Иван үзе бу хәлгә бик гаҗәпләнә.
Полиция хезмәткәрләре барлык мөмкин булган күзәтү камераларын игътибар белән өйрәнгән. Берсендә дә шикле кеше күренми. Бәләкәй бала белән чыккан кеше дә юк. Камера төрле урыннарда һәм күп куелган, аларның берсе булса да теркәп калырга тиеш бит инде. Моның өчен күзгә күренми торган плащ кигән булсалар гына.
Көч структуралары хезмәткәрләре ачыклаганча, Иван рәсми рәвештә эшләмәгән, ә хатыны декретта утыра, шул ук вакытта медицина вузын тәмамларга җыена. Күршеләр фатирда бәхәсләр һәм гаугалар булуы турында сөйли.
Шунысы кызык, элегрәк бу гаиләгә полицияне чакырткан булалар инде. Ул вакытта Иван, хатынының аны кыйнавын һәм баланы карамавыннан зарлана. Әмма полиция баланың каралган булуын, даими рәвештә табибларда күзәтелүен ачыклый. Наталья, үз чиратында, иренең тупас булуын һәм аны аңламавын әйтә. Башка сүзләр белән әйткәндә, монда  яшьләрнең ничектер бик иртә гаилә коруы, икесе дә моңа психологик яктан әзер булмавы күренә. Шул ук вакытта аларның туганнары бернинди сәер әйбер дә сизмәгән.
Әкренләп сорау алу барышында Натальяның кызының югалуы турындагы версиясе үзгәрә башлый. Ул баланың гәүдәсе суыткычта булуын әйтә. Бу барысы өчен дә шок була. Әнисе версиясе буенча, баланы очраклы рәвештә үтергәннәр. Иван хатынына кизәнгәндә, әнисенең кулындагы сабыйга эләккән. Бала шунда ук үлгән. Шуннан соң куркып калган әти-әни эз югалтырга керешә. Баланың гәүдәсеннән полицейскийлар киткәч котылырга уйлыйлар.

Тик экспертиза баланың сугудан түгел, ә буылудан үлүен күрсәткән. Шуннан Натальяның икенче версиясе барлыкка килә. Полиция хезмәткәрләре исә  җинаять эше кузгаткан.
Тикшерү астында булган Наталья да, Иван да бер-берсен гаепли. Берсе дә үзен гаепле дип танырга ашыкмый.
Иван хәзер моны хатынының эше дип бара. Наталья ирен гаепли, ул фәкать аңа җинаять эзләрен яшерергә ярдәм иткән, имеш.
Иван ул көнне эшкә нигәдер кич белән киткән. Ярты ел булмаган спорт залындагы видеокүзәтү камераларына актив эләгергә тырышуы күренә.
Һәрхәлдә, ул кичне нәрсә булганын ачыклау мөмкин түгел. Бу хакта баланың әти-әниләре үзләре генә сөйли ала, әмма алар моны ачарга теләми. Ростов өлкәсе прокуратурасы тарафыннан җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсе расланган. Ул карау өчен судка җибәрелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading