16+

Кайбер төр товарларга бәяләр 50 процентка арта

Тәмәке һәм алкоголь акцизларын арттыру бәягә ничек йогынты ясаячак?

Тәмәке һәм алкоголь акцизларын арттыру бәягә ничек йогынты ясаячак?

Тәмәкегә акцизлар инде 2024 елның 1 гыйнварыннан артачак, ә алкогольгә – 1 майдан. Бу хакта “Комсомольская правда” яза. Тиешле законны Дәүләт Думасы өченче укылышта кабул иткән. Шул ук документта акцизлар үсеше 2024 елда гына түгел, 2025-2026 елларда да каралган. Тәмәке һәм составында тәмәке булган продукциягә акциз киләсе елда уртача 8 процентка үсәчәк, ә киләсе ике елда – елына 4 процентка. 

Ә менә шәраб киләсе елда 50 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. 2024 елның 1 маеннан бу алкоголь эчемлеккә акциз литр өчен 108 сум тәшкил итәргә тиеш, бу хәзергегә караганда өч тапкырга югарырак (литр өчен 34 сум). 2025 елда үсеш 112 сумга кадәр артачак, ә 2026 елда – литр өчен 116 сумга чаклы. 
Башка категория спиртлы эчемлекләр буенча акциз үсеше 5 процент чигендә булачак. 

Акцизларны арттыру ел саен була, моның исәбенә дәүләт өстәмә акчалар ала. Хәзерге ставкаларны күтәрү нәтиҗәсендә федераль бюджет өстәмә рәвештә 2024 елда якынча 39 млрд сум алачак, 2025 елда 52 млрд сум һәм 2026 елда 59 млрд сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading