Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында яңа үзгәрешләр бар.
Шуларның берсе - аларның яңартылган сайты. Анда фотосурәтләр зурайтылган, шрифт уку өчен уңайлырагына алышынган. Интерфейсы гына түгел, сайтның эшчәнлеге дә үзгәреш кичергән: ул хәзер тизрәк эшли, уңайлырак һәм күп функцияле. "Нәүрүз", "Һөнәр" фестивальләрендә, "Яңа татар пьесасы" конкурсында катнашырга теләүчеләр хәзер заявкаларны турыдан-туры сайтка гына җибәрә ала. Анда шулай ук, интернет-кибет тә бар: аның аша спектакльләрнең видеоязмаларын, китаплар, аудиоязмалар сатып алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар