Кан басымын үлчәгәндә кулны дөрес куймау күрсәткечләрне арттырырга мөмкин.
Шуның аркасында бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешегә ялгыш диагноз билгеләнергә мөмкин.
Джон Хопкинс Университеты (АКШ) галимнәренең яңа тикшеренүләре күрсәткәнчә, күпләр табиб киңәшләрен үтәми һәм кан басымын үлчәгәндә кул торышына игътибар итми, ә бу нәтиҗәләргә сизелерлек йогынты ясарга мөмкин.
Галимнәр 18 яшьтән 80 яшькә кадәрге 133 кеше (53 проценты — хатын-кызлар) катнашында берничә клиник сынау уздырган. Тикшеренүдә катнашучыларның артериаль кан басымын кулларын төрлечә – өстәлгә (тәкъдим ителгән ысул), тезләргә куеп һәм иркенләп төшереп берничә тапкыр үлчәгәннәр.
Барлык нәтиҗәләрне чагыштырып һәм артериаль басымның табигый үзгәреп торуын исәпкә алып, тикшеренүчеләр кулны тезгә куеп үлчәгәндә үлчәгәндә систолик артериаль басымның (өске сан) терекөмеш баганасының якынча 3,9 миллиметрына, ә диастолик басымның (аскы сан) төгәл дүрт миллиметрга артуын ачыклаганнар. Кулны аска салындырып үлчәгәндәторган тагын да зуррак аермалар күзәтелә: систолик басым якынча 7 миллиметрга арта, ә диастолик – 4,4 кә. Шул ук вакытта артериаль гипертензияле кешеләрнең нәтиҗәсе тагын да күбрәк аерылырга мөмкин.
Тикшеренү авторлары аңлатканча, кул йөрәк дәрәҗәсеннән түбән төшкәндә, мәсәлән, ул тезләрдә ятканда яки гәүдә буйлап салынып торганда, гравитация артерияләрдәге басымны арттыра. Моннан тыш, мондый халәттә, мускуллар киеренкеләнә, бу кан йөреше үзгәрүгә китерә һәм вакытлыча басымны күтәрә. Шулай булгач, кан басымын үлчәү кебек җаваплы процесс вакытында кулны өстәлдә җиңеләйтеп тотарга кирәк.
Комментарийлар