16+

«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына керү ничә сум тора?

«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы җәйге эш режимына күчте.

«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы җәйге эш режимына күчте.

32 метр биеклектән шәһәр манзарасы белән 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр хозурланырга мөмкин, техник тәнәфесләр 14:30 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр, 19:30 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 

Өлкәннәр өчен билет бәясе – 150 сум. 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар өчен керү – 100 сум, 7 яшькә кадәрге балалар өчен – бушлай. Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, ташламалар һәм килү кагыйдәләре турында тулырак сылтама буенча белергә мөмкин. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел күзәтү мәйданчыгына 280 меңнән артык кеше килгән, шулардан 15 меңнән артык Казан халкы һәм кунаклары шәһәр белән яңа ел бәйрәмнәрендә хозурланган, дип яза kzn.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading