16+

Казан паркларына бушлай кино карарга кил

Казан паркларында 11 сентябрьгә кадәр атнаның һәр пәнҗешәмбесендә ачык һавада Россия һәм Татарстан кинофильмнары күрсәтеләчәк.

Казан паркларында 11 сентябрьгә кадәр атнаның һәр пәнҗешәмбесендә ачык һавада Россия һәм Татарстан кинофильмнары күрсәтеләчәк.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләгәнчә, кино алдыннан «Әдәби ишегалды» мәдәни чаралары оештырылыр дип көтелә. Аларда Татарстан кино режиссерлары, кино тәнкыйтьчеләре катнашачак. Хабенскийның театр студиясе, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Россия киносы көненә багышлап, ягъни 27 августта «Кино төне» Бөтенроссия акциясе узачак. Мөселман киносы фестивале быел Казанда 5-11 сентябрьләргә билгеләнгән.
Мэр Илсур Метшин мәдәни чараларны хуплады.

- Мәдәни чаралар белән тулыланса, шәһәр урамнарының, паркларның һәм яр буйларының җәйге тормышы икеләтә балкып китә. Әгәр парклар һәм урамнар төзек тә булса, алар өчләтә балкый. Соңгы вакытларда без төзекләндерүгә зур игътибар бирәбез, - диде Илсур Метшин. - Мәдәни чаралар белән беррәттән, казанлыларның зыялылыгы да күтәрелә. Халык гадәти ял итү белән генә чикләнми, башкаларга һәм шәһәргә хөрмәт белән карау сизелерлек яхшырып бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading