16+

Казан Сабан туенда кайсы җырчы чыгыш ясаячагы билгеле

Казан Сабан туенда Эльмира Кәлимуллина һәм Зәйнәп Фәрхетдинова чыгыш ясаячак.

Казан Сабан туенда Эльмира Кәлимуллина һәм Зәйнәп Фәрхетдинова чыгыш ясаячак.

Россия һәм татар эстрадасының иң якты йолдызлары 24 июньдә Казанда узачак Сабан туенда чыгыш ясаячак. Алар арасында —Эльмира Кәлимуллина, Артур Исламов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Асаф Вәлиев, Айгөл Хәйри, «Казан Нуры» оркестры һәм башкалар бар. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе вакытында шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов  хәбәр итте.

Сабан туе Дәрвишләр бистәсенең Каенлыгында һәм «Лебяжье» урман паркы территориясендә бер үк вакытта башланачак. Мәсәлән, Дәрвишләр бистәсендәге бәйрәмдә Филүс Каһиров, Артур Минһаҗев һәм Илүсә Хуҗина чыгыш ясаячак.

Сүз уңаеннан, Казанда Сабан туе традицион рәвештә дүрт мәйданчыкта: Мирный торак массивының Каенлыгында, Дәрвишләр бистәсенең Каенлыгында һәм  Аккош күленең урман-парк зонасында, шулай ук «Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә оештырылачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading