7нче сентябрьдә шәһәр Ратушасында Казан шәһәре Думасының XLV сессиясе булачак.
Әлеге карар кичә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган Казан шәһәре Думасы Президиумы утырышында кабул ителде. Анда Президиумның 9 әгъзасы катнашты.
Киләсе сессиядә депутатлар 8 мәсьәлә буенча фикер алышачак:
Казан шәһәрендәге Спортның су төрләре буенча XVI ФИНА дөнья чемпионатын уздыруның нәтиҗәләре турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының "Казан шәһәренең муниципаль бүләкләре турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Территориаль иҗтимагый үзидарәләр чикләрен урнаштыру турында;
Казан шәһәре Думасының икенче чакырылыш эше нәтиҗәләре турында;
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар