16+

“Казан утлары” журналында зур кайгы

Күп еллар дәвамында журналның корректоры булып эшләгән, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре Лилия Илгизәр кызы Гатауллина вафат.

“Казан утлары” журналында зур кайгы

Күп еллар дәвамында журналның корректоры булып эшләгән, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре Лилия Илгизәр кызы Гатауллина вафат.

Үз исемемнән һәм “ТАТМЕДИА” акционерлар җәмгыяте коллективы исеменнән туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. 
“Казан утлары” хезмәткәрләре Лилия Илгизәр кызын бары яхшы яктан искә ала: “...Үзенә йөкләнгән эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкара, үз эшенең остасы, әдәби әсәрнең эчтәлеген, автор сүзен тоемлап эш итүче алыштыргысыз корректор... Бик кешелекле, һәркемнең эч серен белә, аның белән теләсә кайсы темага уртага салып сөйләшергә мөмкин иде...” – дип искә алалар. 
Мәрхүмә Арча районы Яңа Кырлай зиратында җирләнәчәк. 

“ТАТМЕДИА” акционерлар җәмгыяте генераль директоры, Шамил Садыйков

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading