Казаннан символлар картасына бишәр меңнән артык тавыш җыйган Казан Кремле белән "Кол Шәриф" мәчете, янына тагын Казан федераль университеты да өстәлде. Катнашырга хокукы булган шәһәрләр арасында Казан тәкъдим ителгән символлар саны һәм тавыш саны буенча да анлдынгылыкны бирми. Әле тагын "Миллениум" күпере дә өстәлгән, әлегә аның тавышлар саны әле 5 меңгә җитмәгән. Бәйгедә күпчелек тавыш җыйган 3 объект 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда сурәтләнсен өчен, Россия Үзәк банкы үткәргән конкурста сез дә катнашмый калмагыз.
Тавыш бирү Твоя-Россия.рф сайтында бара. Конкурсның беренче этабы 28 июньнән алып 28 июльгә кадәр бара. Теләгән һәр кеше шәһәрнең берәр географик объектын һәм аңа охшаш дүрт символ тәкъдим итә ала. Биш мең тавыш җыйган вариант автомат рәвештә икенче этапка күчә. 5-30 августта үткәреләчәк икенче этапта «Иҗтимагый фикер» фонды, россиялеләргә кайсы символ ошавын ачыклар өчен, алты мең кеше арасында сораштыру оештырырга ниятли. Алар нигезендә ун фаворит шәһәр һәм аларның икешәр символы сайланып алына. Конкурс җиңүчеләре 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнәчәк.
Республика халкы символлар картасына Казан федераль университеты рәсемен күрсәтүне дә тәкъдим итә. Әлеге идея белән чыгучылар, бу университетның брендын таныту өчен кирәк, дигән фикердә тора.
Казан яңа кәгазь акча банкнотларында урын алсын өчен тавыш бирик!
Яңа кәгазь акча банкнотларында Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәк. Казаннан символлар картасына бишәр меңнән артык тавыш җыйган Казан Кремле белән "Кол Шәриф" мәчете, янына тагын Казан федераль университеты да өстәлде. Катнашырга хокукы булган шәһәрләр арасында Казан тәкъдим ителгән символлар саны һәм тавыш саны буенча да анлдынгылыкны бирми. Әле тагын "Миллениум"...
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстан өчен актуаль: нефть-газ тармагында иң югары хезмәт хакы алучы һөнәрләр аталды
-
#Кыскача яңалыклар
БДИга – 25 ел: аны оештыручы имтихан нәтиҗәләре турында сөйләгән
-
#Кыскача яңалыклар
Россиядә 30 апрельдән маникюр һәм педикюрга яңа ГОСТ гамәлгә керә
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстан укучыларына кагыла: 2026 елдан мәктәп олимпиадаларын үткәрү тәртибе үзгәрә
-
#Йолдызнамә
Уйлап сөйләү мөһим: 25 февраль – 3 мартка йолдызнамә
loading
Комментарийлар