16+

Казанда 16 нчы сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Продукцияне түбән бәяләр буенча республиканың 22 муниципаль районы һәм 18 агросәнәгать оешмасы тәкъдим итәчәк.

Продукцияне түбән бәяләр буенча республиканың 22 муниципаль районы һәм 18 агросәнәгать оешмасы тәкъдим итәчәк.

16 сентябрь көнне Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Продукцияне түбән бәяләр буенча республиканың 22 муниципаль районы һәм Татарстанның агросәнәгать комплексының 18 оешмасы тәкъдим итәчәк.

Сәүдә 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта оештырылачак. 

Авиатөзелеш районы:
Беломорск урамы, 69 

Дементьев урамы, 7 

Ленинград урамы, 27 

Вахитов районы:
Татарстан урамы, 53 

Чехов урамы, 2 

Киров районы:
Краснококшайск урамы, 150/2 

Революция урамы, 12 

Батыршин урамы, 20 

Яңа Савин районы:
Лаврентьев урамы, 10 

Х. Ямашев проспекты, 71а 

Идел буе районы:
Р. Зорге урамы, 66 

Ю. Фучик урамы, 72 

Совет районы:
Аграр урамы, 2 

Липатов урамы, 7 

Салават күпере халкы өчен ярминкә Осиново авылы, Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янындагы парковкада оештырылган. 

Исегезгә төшерәбез, беренче көзге ярминкәдә казанлылар 54,3 млн сумлык яшелчә, ит, сөт һәм башка продукция сатып алдылар. 

Мәйданчыкларда даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәләр. Шулай ук ярминкәләрдә җәмәгать тәртибен саклау һәм юл хәрәкәте иминлеге тәэмин ителә. Кайнар линия телефоны: +7(843)223-27-72 (өстәмә 84331)


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading