16+

Казанда Бөек Ватан сугышы турындагы фильмнарны бушлай күрсәтәчәкләр

Бүгеннән Казандагы "Мир" кинотеатрында "Дорогой памяти" фестивале башлана.

Бүгеннән Казандагы "Мир" кинотеатрында "Дорогой памяти" фестивале башлана.

Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Чара кысаларында казанлыларга һәм башкала кунакларына үзебезнең ил кинематографиясенең иң яхшы үрнәкләре, шулай ук Татарстан документалистларының эшләре тәкъдим ителәчәк. Фестиваль бүген "Дорога на Берлин" картинасы белән башлана (продюсеры - "Мосфильм" киноконцерны директоры Карен Шахназаров). Документаль фильмнар арасында Татарстанның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше турында "Вклад Татарстана в Победу в ВОВ" фильмы да бар.

9 Май - Җиңү көнендә "Единичка" фильмы була (продюсеры - казанлы Рубен Дишдишян).

Бәйрәм көннәрендә тамашачылар шулай ук "Брестская крепость", "В августе 44-го", "Чаклун и Румба", "Про Петра и Павла" фильмнарын карый алачак. Фильм башланганчы "От Казани до Берлина", "Сталинград", «Монумент на Поклонной", "Радистка Кэт. 70 лет спустя", "Мужество останется в веках", "Долг памяти", "Воин" кебек киножурналлар тәкъдим итү күздә тотыла.

Фестиваль 13 майда Ленинград блокасында калган 7 яшьлек Миша Афанасьев һәм аның дуслары турында бәян иткән "Садись рядом, Мишка" фильмы белән төгәлләнәчәк. Кинога керү - ирекле, дип хәбәр итә "Татаркино" оешмасы матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading