16+

Казанда “Евразия һәм глобаль социаль экономик үзгәрешләр” конгрессы узачак

12-13 март көннәрендә Казанда Төрки дөнья социологларының “Евразия һәм глобаль социаль экономик үзгәрешләр” дигән Халыкара конгрессы була. Быел ул Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга багышлана.

12-13 март көннәрендә Казанда Төрки дөнья социологларының “Евразия һәм глобаль социаль экономик үзгәрешләр” дигән Халыкара конгрессы була. Быел ул Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга багышлана.

Анда төрле төбәк һәм илләрдән 200дән артык галим килүе көтелә. Конгресс үз эшен 15 секциягә бүленеп башкарырга планлаштыра. Конгресс эшендә Татарстанның Россия икътисады, мәдәнияты һәм сәясәтендәге роле турында да сөйләячәкләр. Кунаклар арасында Россия Фәнәр академиясенең социология институтыннан Валерий Мансуров, Галина Осадчая, Елена Ґомельченко кебек танылган социологлар булуы, Казахстаннан, Төркиядән дә галимнәр килүе көтелә.

Бүгенге җәмгыятьтә хәл ителәсе мәсьәләләр җитәрлек. Шуларның иң мөһимнәренең берсе - цифралаштыру. Бу, бер караганда, тормышны уңайлый шикелле тоелса да, икенче яктан яшьләр һәм балалар өчен курыкныч та тудыра. Алтын урталыкны ничек табарга? Конгресста сүз шул турында да барачак. Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр дә күз уңында булачак. Социаль тигезсезлек социаль гаделсезлек хакында да уртага салып сөйләшергә җыеналар галимнәр. Гаилә проблемалары, миграция, конфликтлар, хезмәттәшлек, гражданлык активлыгын һәм ватанпәрвәрлекне күтәрү турында да җитди сүз булачак. Конференциядә ясалган чыгышлар җыентыкта басылачак.

Күп кенә илләрдә мондый чараларны кичектергән һәм уздырмаган вакытта Казанның шулай “батыраеп” дөньяның ике йөзләп галимен федераль университетка җыйный. Карантин барган италиялеләр исә килмәскә булганнар. Бу илдә социологик проблемаларның шулай кичекмәстән хәл ителергә тиеш булуы турында сөйлидер, мөгаен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading