16+

Казанда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турында сөйләшәчәкләр

Татарстан бу юнәлештә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумы мәйданчыгы итеп сайланган.

Казанда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турында сөйләшәчәкләр

Татарстан бу юнәлештә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумы мәйданчыгы итеп сайланган.

20-21 июль көнне Бәшир Рәмиев исемендәге Югары технологияләр технопаркында алдынгы компанияләр идарәчеләре һәм белгечләр җыелачак. Чарада катнашуга 1500дән артык гариза алынган.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты Татарстанда бишенче ел тормышка ашырыла. Бүген 226 татарстан предприятиесе сакчыл технологияләрне кулланып эш итәргә омтыла. 4 мең хезмәткәр шушы юнәлештәге «корал»ларны үзләштергән. Барлыгы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» проектын гамәлгә ашыруга Россиянең 85 субъекты җәлеп ителгән, димәк, илнең барлык бу төбәкләреннән кунаклар көтелә, дип хәбәр итте ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов.

Ел саен форумда бүгенге көн өчен актуаль булган трендлар карала. Быелгысында, әйтик, булган ресурсларны кулланып, нәтиҗәлелекне арттыру, үзгәреп торган шартларны исәпкә алып эш итү турында сүз барачак.

Беренче көнне «Сакчыл технологияләр – икътисадый тренд» темасына пленар утырыш, түгәрәк өстәлләр, бүләкләү тантанасы узачак. Икенче көнне илкүләм проектта катнашучы предприятиеләргә экскурсияләр оештырылачак.

Гүзәл Насыйбуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading