16+

КФУның 111 студенты һәм аспиранты 1 миллион сумлык грант откан

2024 елда «Студентлар стартабы» конкурсының 2 мең җиңүчесе билгеләнде. Җиңүчеләр арасында - Казан федераль университетының 111 студенты һәм аспиранты.

2024 елда «Студентлар стартабы» конкурсының 2 мең җиңүчесе билгеләнде. Җиңүчеләр арасында - Казан федераль университетының 111 студенты һәм аспиранты.

Аларның һәрберсе үз стартап-проектын тормышка ашыру өчен 1 миллион сум күләмендә грант алачак. 

Студентлар заявкаларын сайлап алу берничә этапта узган. Жюри вәкилләре проектларны технологик мөмкинлекләрен, базар перспективаларын, проектларның көндәшлеккә сәләтлелеген һәм квалификациясен бәяләгән. 

Конкурс 7 тематик юнәлешне үз эченә алган: цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, химик технологияләр һәм яңа материаллар, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклаучы энергетика һәм креатив индустрияләр.
2024 елда Казан федераль университеты студентлары һәм аспирантлары тарафыннан катнашуга 500 дән артык гариза бирелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading