Кулланучыларның хокуклары яклану буенча Татарстан Россия субъектлары арасында беренче урынга чыккан.
Әле 2010 елда гына республикабыз бу рейтингта 37нче урында булган, тырышлык, нәтиҗәле эшләү үзенекен иткән. 15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белгечләр бу өлкәдә халыкны борчыган проблемалар хакында сөйләштеләр.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова әйтүенчә, кулланучылар арасында иң күп проблема тудырган товарлар ул – телефон, телевизор, суыткыч. Ә азык-төлеккә килгәндә, сөт ризыкларының сыйфатыннан риза булмаучылар күп. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе ел саен 13-14 меңнән артык шикаять кабул итә. «Безнең өлкә халыкның санитар-эпидемиологик торышын да кайгырта. Шулай да гаризаларның 60 проценты нәкъ менә кулланучылар хокуклары белән бәйле», – ди Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе урынбасары Марина Трофимова.
Баксаң, соңгы елларда юридик ярдәм күрсәтергә теләгән ялган оешмалар аркасында күп кеше төп башына утыра икән. Күптән түгел бер әби 3 мең сумга су өчен фильтр алган булган, тик сыйфатсыз фильтрны кайтару өчен ярдәм сорап игълан буенча юристларга мөрәҗәгать иткән. Кыскасы, юристлар өчен әбигә 27 мең сум түләргә туры килгән. Игъланнардагы телефоннар буенча шалтыратканчы, кулланучылар хокукларын яклау белән шөгыльләнүче дәүләт органнары барлыгын да онытмасак иде. Тагын бер еш очрый торган алдалау очрагы – газ анализаторлары кую. Үзләрен газ оешмасыннан дип таныштырган кешеләр кибеттә 1-2 мең сум торган анализаторларны 20-30 меңгә куеп чыгып китә. Гадәттә, бу капкынга ялгыз яшәүче пенсионерлар эләгә, шуңа да белгечләр сак булырга, өйгә белмәгән кешеләрне кертмәскә киңәш итә. Халык тәрәзәләрне тикшерәбез дип шалтыратучылардан да еш зарлана. Бу хезмәт күрсәтүчеләр пластик тәрәзәләрне көйләгән булалар да фәлән кадәр акча каерып алалар, ә тәрәзәләр элеккечә үзгәрешсез кала. Былтыр 43 гариза фитнес клублар белән бәйле булган. Күпләр хезмәтләрнең килешүдәгечә булмавыннан зарланган. 2018 елда, суд ярдәмендә, кулланучыларга 24 миллион сумнан артык акча кайтарылган.
Кеше ярык тагарак алдында калмасын өчен, ике кагыйдәне истә тотарга кирәк дип саный Марина Трофимова: теге яки бу хезмәтне күрсәтүче белән килешү төзергә, ул килешүдә бөтен таләпләрне, шартларны ачыкларга, бәяне төгәл күрсәтергә, икенчесе әлеге хезмәт күрсәтүчене сайлар алдыннан кайтавазларга колак салырга кирәк. Кешенең һәрвакыт мәгълүмат алырга, куркынчысызлыкка һәм сыйфатка, судта яклауга хакы бар.
«Халык үз хокукларын белсә, шикаятьләр дә кимер иде», – дип саный Розалия Арсланова. Бу максаттан, ике көн дәвамында «Вьетнам» базарында белгечләр халыкка аңлату эшләре алып барды. Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегендә әйдәп баручы эксперт Александр Кранатов, мондый чаралар уздыру традициягә әйләнде, ди. Дөрес, зур масштабта беренче тапкыр үтә.
– Мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада нәтиҗәле уздырыла. Бу юлы базарда халык белән эшлибез. Бөтендөнья кулланучылар яклау көне быел «Цифрлы дөнья – ышанычлы смарт җайланмалар» девизы астында уза. Без заманча гаджетлар заманында яшибез, – ди Александр Кранатов.
Ике көн дәвамында белгечләргә 100дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Күбесен күңелгә ошамаган яки сыйфатсыз товарны кире кайтару тәртипләре кызыксындыра.
– Базар да – хокуклар яклану урыны. Монда да законнар шул ук. Кайда гына булмасын, кешенең хокуклары якланырга тиеш, – ди белгечләр.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларыгыз булса 89172248794, 8 (843)221-90-16 «кайнар элемтә» телефоннарына шалтырата аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар