Бүген Татарстанга Киров өлкәсеннән килгән 30 кеше өчен сайлаулар чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнгән. Алар бәйрәм концертын, башкаланың истәлекле урыннарын күрергә ниятләп, Казан сайлау участокларына үз тавышларын бирергә килгәннәр. Кыскасы, берьюлы ике куян койрыгын тотарга булганнар, дип хәбәр итә "События".
Денис, Руслан, Владислав - өч дус "Олимп" спорт комплексында урнашкан сайлау участогында тавыш биргән.
- Без дуслар белән шушы көннәрдә Казанга сәяхәткә җыенган идек. Очраклы рәвештә генә сайлауда катнашкан кешеләргә беләзекләр бирелә һәм алар белән "Казан-Арена" стадионында узачак концертка, шәһәрнең башка истәлекле урыннарына бушлай барып була икәнен ишеттек. Шулай ук динозаврлар паркына да күптән барасыбыз килә иде. Үзебезнең өлкәдә теркәлү урыны буенча алдан ук "открепительный" кәгазьләр алдык та, Казанга сайлауга килдек, - ди Руслан Арсланов.
Егетләр әйтүенчә, Кировта да бүген бәйрәм рухы хөкем сөрә. Мәйданчыкларда концерт программалары гөрли, әмма, Мәскәү "йолдызлары" мондый чараларда сирәк катнаша.
- Без үзебезнең актив гражданлык позициябезне оялмыйча әйтә белергә тиешбез. Әгәр өйдә генә утырсак, үз тавышыбызны бирмәсәк, безне киләчәктә нәрсә көтә соң? Без сайларга, лидерларны билгеләргә тиешбез, - ди Денис Назаров. Сүз уңаеннан, ул сайлауларда быел беренче тапкыр гына катнаша.
Сайлау участокларында бирелә торган беләзекләргә казанлылар да шат. Күпләр хәзер бәйрәм концертында күңел ача. Музейларга баручылар да шактый булган. Беләзек белән җәмәгать транспортында йөрү дә бушлай.
Фотолар: портал "События"
Комментарийлар