16+

Көчле кабынышлардан соң Җирне көчле магнит давылы каплаячак

Кояш кабынышлары ешайды: җирне яңадан көчле магнит давыл каплап алачак.

Кояш кабынышлары ешайды: җирне яңадан көчле магнит давыл каплап алачак.

Кояш активлыгының иң югары ноктасы шимбәгә туры киләчәк.

25 октябрьдә җирне яңадан магнит давылы каплаячак, 11:00 сәгатькә аның күрсәткечләре биш баллга кадәр күтәреләчәк. Кояш активлыгының иң югары ноктасы шимбә, 26 октябрьгә туры киләчәк. Кабынып китү активлыгы индексы 8,5 кә кадәр арткан. 24 октябрьдә кояшта алты кабыныш теркәлгән, шуларның берсе х классына җиткән.

Кояшта кабынулар биш класска бүленә: A, B, C, M һәм X, рентген нурланышы куәтенә карап. Минималь класс - A0.0. Аңа Җир орбитасында 10 квадрат метрга 10 нановатт нурланыш керә. Әгәр дә куәт 10 тапкырга арта икән, нурланыш киләсе егәрлек классына күчә. Гадәттә, кабынулар кояш плазмасы чыгармасы белән бара. Аның болытлары Җиргә барып җиткәндә магнит давылларын китереп чыгарырга мөмкин.

Магнит давыллары хроник һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләр өчен, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен куркыныч тудыра. Магнит давылының сәламәтлеккә тәэсирен киметү өчен, бу чорда физик йөкләнешне киметергә, иртәнге җиңел зарядка ярдәмендә кан әйләнешен активлаштырырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading