16+

Көнне төнгә ялгап эшлиләр

Бер атна эчендә Татарстан башкаласы урамнарыннан 270 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

Бер атна эчендә Татарстан башкаласы урамнарыннан 270 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

Казанда юллардан, ишегалларыннан һәм урамнардан кар җыю буенча өзлексез эш дәвам итә. Бу хакта Татарстан башкаласын төзекләндерү комитеты хәбәр итә.

Мәсәлән, бер тәүлек эчендә шәһәр урамнарыннан 37 меңнән артык кар чыгарылган. 17 гыйнвардан шәһәр хезмәтләре кар эретү станцияләренә 273 мең тонна кар җибәргән.

Автомобиль хуҗаларына вазгыятьне аңларга һәм машиналарын юл буенда калдырмаска кушалар, чөнки бу кар чистарту эшләренә комачаулый. Төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, шундый очраклар ачыкланса, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә әлеге машина сөючеләренә беркетмә төзеләчәк һәм автомобильләрне штраф стоянкаларга озатылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading