14 сентябрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 83 нче сезонын ача. Тамашачыларга алар Ибраһим Гали әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Беренче мәхәббәт" спектаклен тәкъдим итәчәк.
Скопировать ссылку

Ә 15-21 сентябрь көннәрендә Казанда VIII К.Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия театр фестивале узачак. 25 ноябрьдә исә алар балалар өчен шундый ук фестиваль оештырачаклар.
- Фестиваль кысаларында балалар арасында үткәрелгән конкурста берничә номинация бар. Шуларның берсе − хикәя язу. Әгәр берәр укучы әлеге фестивальдә катнашырга ниятли икән, алар аңа бөтен сыйныфлары белән әзерләнә. Әгәр бер сыйныф катнаша икән, алар бар мәктәпләрен җәлеп итә. Шул әйбергә бөтенесе бергә тартыла, - диде К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Быел балалар арасында узган фестивальдә җиңүчеләргә, нәкъ өлкәннәргә кебек үк, "Бәллүр Кәрим" тапшырылачак.
Комментарийлар