16+

“Күке” әниләр саны кимегән

Россиядә балаларыннан баш тартучылар азайган.

Россиядә балаларыннан баш тартучылар азайган.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, бала тудыру йортларында әниләре калдырган сабыйлар саны 2012 елдан 80 процентка, ә 2022 елдан 24 процентка кимегән. 2024 елда балаларыннан баш тартуның 1-2 очрагы гына теркәлгән төбәкләр дә бар.

-   Әти-әниләре баш тарткан яңа туган балалар өлеше 2023 елда  барлык дөньяга аваз салган сабыйлар санының 0,09 процентын тәшкил итә (0,11 процент — 2021 елда, 0,10 процент — 2022 елда), - дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мондый уңай күрсәткечләр профилактика программаларының эшчәнлеге  белән бәйле, дип саный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading