16+

Лаешта яңа стадион көтәләр

Бу юлы "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" эстафетасын республиканың Лаеш районында каршы алдылар. Лаешлылар белән очрашуга депутатлыкка кандидат Марат Гаделшин, Дәүләт Думасының агымдагы чакырылыш депутатлары һәм депутатлыкка кандидатлар Фатыйх Сибагатуллин һәм Ирек Богуславский килгән иде.

Бу юлы "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" эстафетасын республиканың Лаеш районында каршы алдылар. Лаешлылар белән очрашуга депутатлыкка кандидат Марат Гаделшин, Дәүләт Думасының агымдагы чакырылыш депутатлары һәм депутатлыкка кандидатлар Фатыйх Сибагатуллин һәм Ирек Богуславский килгән иде.

Халык исә килгән кунаклардан үзләрен күптән борчыган мәсьәләләрнең тизрәк хәл итүен сорады. Күтәрелгән сораулар арасында боз сарае һәм стадион төзү мәсьәләсе иң актуале булды. Малайлар хоккей уйнарга бик ярата һәм әлеге спорт төре белән секцияләрдә көнозынына да шөгыльләнергә әзер икән. Әмма хоккейны мәктәп яны территориясендәге ачык мәйданнарда гына уйнаганга, яраткан спорт төре белән өч ай гына шөгыльләнеп калып була.

Лаеш районында республика программасы кысаларында унтугыз универсаль спорт мәйданы эшли башлаган, биш ел эчендә йөзү бассейны һәм спорт-ял итү үзәге төзелгән, уннан артык мәктәпнең спорт заллары төзекләндерелгән. Районда ике балалар спорт мәктәбе эшли. Малайлар һәм кызлар спорт белән даими шөгыльләнеп, республика һәм россиякүләмендәге ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Мәсәлән, милли көрәш буенча дөнья чемпионкасы Елена Михайлованың укучысы Алина Проворова узган ел дөнья кубогына ия булды һәм Спорт мастеры исемен алды. Шуңа күрә профессиональ футбол кыры булган яңа стадион мактаулы үрләр яулар өчен зур этәргеч булыр иде, дип саный лаешлылар да, депутатлар да.

Чыннан да, соңгы елларда республикада спорт үсешенә зур игътибар бирелә. Матур нәтиҗәләрне без лаешлылар мисалында да күрәбез. Шуңа күрә район халкына ярдәм итәр өчен барысын да эшләргә тырышырбыз, - диде Ирек Богуславский халык белән очрашу вакытында.

Димәк, бердәмроссиялеләр стадион төзү буенча эшне дә игътибардан читтә калдырмаслар, дип өметләнә лаешлылар.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading