16+

«Әни белән сөйләшеп утырасы килә…» – Ришат Фазлыйәхмәтов йөрәк әрнүе турында

Танылган җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов туган нигезенә еш кайта.

«Әни белән сөйләшеп утырасы килә…» – Ришат Фазлыйәхмәтов йөрәк әрнүе турында

Танылган җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов туган нигезенә еш кайта.

Бу юлы ул халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан зиратка барып әнисенең каберенә чәчәкләр салып килгән...

– 8 мартны безнең гаилә бәйрәм итми. Әмма Эльмираны барыбер бәйрәм белән котлыйм. Чәчәкләр бүләк итәм. Быел әнинең каберенә дә чәчәкләр салып, дога кылып килдек. Киткән кешеләрне кайтарып булмый шул. Аллаһ Тәгаләдән нәрсә язган, алдан белеп булмый. Әти-әнинең урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Еллар үтсә дә, сагынасың икән. Күңелгә җитми. Яши-яши сораулар да туа, әни белән утырып сөйләшеп, киңәшләшәсе килә. Әмма булмый... Менә шундый вакытта "эх" дип куясың, - ди җырчы. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading