Татарстан Президенты Указы белән матур әдәбиятны үстерүгә шәхсән өлеш керткәне өчен Лена Шакирҗановага "Татарстан Республикасының халык шагыйре" дигән мактаулы исеме бирелгән, дип хәбәр итә tatar-inform.ru. Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан тәхәллүсе белән яза.
Шагыйрәгә таныклыкны аның туган көнендә, 4 июньдә, Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова тапшырган.
Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә ТАССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында үтә. 1962 елны урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. 1967 елда институтны тәмамлагач, Л.Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә. 1984 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар